Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә Мордовиядән делегация килде

3 июльдә Мордовия республикасы Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоров җитәкчелегендәге Мордовия республикасы делегациясе Татарстан нефть башкаласына килде.

Кунакларның эш сәфәренең төп максаты Мөслим районының Мөслим авылында узган Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу булган.  Эш сәфәре кысаларында делегация Әлмәт шәһәрендә дә булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озатуында катнашучылар шәһәрнең төп объектлары белән таныштылар. Кунаклар 26 нчы инженер  лицеенда, «Мирас» спорт комплексында, шәһәр пляжы территориясендә булдылар. «Нефтяник» хоккей клубының Боз сараенда коллегалар тренировка мәйданчыклары белән таныштылар.

Экскурсия объектларының берсе «Әлмәт» иҗтимагый мәдәни үзәге булды, ул нефть төбәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен иң популяр ял итү урыннарының берсе булып тора. Делегация Россиянең иң эре шәхси коллекциясе – дөнья халыкларының музыка уен кораллары күргәзмәсендә булды.

Мордовия кунаклары зур кызыксыну белән нефть шәһәре белән таныштылар һәм шәһәр инфраструктурасын югары бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса