Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть»нең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсендә һөнәри осталык бәйгесе узды

Традициягә әйләнгән әлеге югары казанышлар бәйрәмен идарәдә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе дип саныйлар. Нәкъ менә биредә хезмәткәрләр үз осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын төрле яклап күрсәтә ала.

Бу юлы ярышлар скважиналарга җир асты ремонты үткәрү вахталары белән генә чикләнмәде. Башкалар да үзләренең югары һөнәри осталыкларын күрсәтә, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алсын өчен, чарага объектларны ремонтка әзерләү командалары һәм тирәнлек насос җиһазларын ташу буенча звенолар да чакырылган иде.

Старт алдыннан бәйге-дә катнашучыларны һәм кунакларны «Татнефть» компаниясенең скважиналарны ремонтлау, катламнарның нефть бирү-чәнлеген арттыру идарәсе начальнигы Фәнзат Ис-мәгыйлев сәламләде. «Һөнәри осталык бәйгесенең файдасын бәяләп бетерү мөмкин түгел. Ул яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү кебек гаять мөһим бурычны хәл итүдә зур роль уйный», - дип ассызыклады ул.

Скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсе начальнигы Айрат Рахманов билгеләп үткәнчә, һөнәри осталык бәйгесе моның өчен махсус булдырылган полигонда уза. Иң мөһиме, биредә хезмәткәрләр үз күнекмәләрен ныгыта һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрендә елдамлык, осталыкларын чарлый алалар, дип саный ул. Чөнки скважиналарга җир асты ремонты үткәрү эше имгәнү куркынычы зур булу белән аерылып тора һәм монда күп нәрсә кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәүгә бәйле.

Айрат Рахманов шулай ук үз юнәлешләре буенча идарәнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында да катнашты. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне тәбрикләп, аларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Алга таба «Татнефть»нең 2020 елгы һөнәри осталык бәйгесендә беренче урынны яулаган Азнакай ПРС цехы предприятие әләмен күтәрде һәм командалар капитаннары бәйгедә катнашучыларны полигонның өч мәйданчыгы буйлап тараттылар.

Бәйгедә җиңүчеләрне сайлау критерийлары катгый иде. Командалар куркынычсызлык техникасын төгәл үтәп, эш-гамәлләрен эзлекле башкарырга һәм вакыт турында да онытмаска тиеш иделәр. Биремне үтәгәннән соң, мөмкин кадәр тизрәк секундомерга барып җитәргә һәм «стоп» төймәсенә басарга кирәк иде.

Ярышта катнашкан Лениногорск ПРС цехы операторы Илгиз Кәримов мондый бәйгеләрнең хезмәткәрләрдә һәрвакыт кызыксыну уятуын һәм бәйрәм буларак кабул ителүен әйтеп үтте:

- Ярыш биремнәре безнең өчен яңалык түгел, без бу эш белән көн саен шөгыльләнәбез, бары тик кыр шартларында гына. Әмма биредә нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне күрсәтү һәм башкалар ничек эшләгәнен карау мөмкинлеге бар. Мондый бәйгеләр тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк һәм ул гына да түгел, ярыш рухы күнекмәләрне камилләштерүгә һәм осталыкны чарлауга этәрә. Ә бу бик мөһим, чөнки скважинада имгәнү куркынычы юк түгел, бу яктан безнең максат - аларны булдырмау.

Әлмәт ПРС цехыннан скважиналарны ремонтка әзерләү буенча оператор Ринат Шәрәпов бәйгедә катнашу аңа үз бригадасының хезмәте кыйммәт булуын күрсәтү өчен мөһим икәнлеген әйтте:

- Без скважиналарны җир асты ремонты үткәрү буенча вахта килүгә әзерләү белән шөгыльләнәбез һәм тулаем эш вакытын сизелерлек кыскартабыз. Көндәлек хезмәтебездән канәгать булуыбызга карамастан, осталыкны тирәнәйтергә һәм өстәмә рәвештә тәҗрибә үзләштерергә шатбыз.

Мәйданчыкларны йөреп чыкканнан соң, Фәнзат Исмәгыйлев катнашучы-ларның югары осталыгын билгеләп үтте:

- Егетләр бик җитди һәм актив. Сыйфатлы эшлиләр. Йомгак ясаганда һәрбер вак-төяк исәпкә алыначак. Производство өчен мондый бәйгеләр бик мөһим, хезмәткәрләрне аларның гаиләләре күрә һәм алар белән горурлана ала, шулай ук хезмәттәшләре һәм җитәкчеләре алдында абруйлары да арта. Үзләрендә дә иң яхшы булырга омтылу хисе барлыкка килә.

Ярышлар технология һәм техника куркынычсызлыгы буенча унар сораулы ике блоктан торган теория этабын да үз эченә алды. Оештыручылар сүзләренә караганда, хезмәткәрләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәм күпчелеге максималь балл җыйган.

Киеренке көрәш нәти-җәсендә ике этап йомгаклары буенча Әлмәт скважиналарга җир асты ремонты үткәрү цехы җиңү яулады. Цех начальнигы урынбасары Константин Зюзгин үз егетләре өчен шат булуын белдереп:

- Алар бик борчылдылар, психологик яктан үзләрен тынычландырырга тырыштылар. Ә бит әллә ни зур әзерлек тә кирәк түгел, чөнки бу - аларның турыдан-туры эше, алар аны һәрвакыт бик яхшы башкаралар. Нәтиҗә күз алдында. Җиңүгә китергән төп сәбәп команда белән эшләү, максатка омтылучанлык һәм яхшы физик әзерлек дип уйлыйм. Җир асты ремонтында бары тик көчле ир-атлар гына эшли, көчсезләр биредә бер атна да түзә алмый. Алар минем чыныккан, нык ихтыярлылар. Алга таба да беренче урынны саклап калырга тырышачакбыз. Алгы позицияләрне үз кулыбызда нык тоту өчен даими камилләшергә кирәк, - диде.

Нефтьчеләр көнендә дә һөнәри осталык бәйгесе үткәреләчәк, тик анысы инде «Татнефть» масштабында. Анда скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсеннән иң яхшы биш команда катнашачак, шул исәптән Әлмәт ЦПРСы вахтасы да җиңү өчен көрәшәчәк.

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса