Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Елховнефть»тә дә рационализаторлык эшенә өстенлек бирелә

Ел саен июнь аеның соңгы шимбәсендә Россиядә Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне билгеләп үтелә.

«Татнефть» инновацион үсеш өлкәсендә ТРда һәм тулаем Россиядә лидерларның берсе булып тора. Республика предприятиеләре арасында Компания алган патентлар өлеше 70 % тан артып китә. Инновацион технологияләр эзләү һәм кертүгә, проект, рационализаторлык эшчәнлегенә структур берәмлекләр хезмәт коллективлары вәкилләренең күпчелек өлеше җәлеп ителгән. Ирешкән казанышлар - «Татнефть»нең югары интеллектуаль потенциалы дәлиле. Уйлап табучылар һәм рационализаторларның барысын да иҗат итү теләге, яңаны тоя белү хисе, гадәти чикләрне узып, стереотип-лар кысаларыннан чыга алу, яхшырту мөмкин булган бөтен җирдә үзгәрешләр кертергә омтылу кебек асыл сыйфатлар берләштерә. Шуңа күрә уйлап табучы һәм рационализатор - ул һөнәр түгел, ә тумыштан бирелгән сәләт.

«Елховнефть»тә дә рационализаторлык эшенә өстенлек бирелә, ә иҗади кешеләргә биредә һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам белән карыйлар. Предприятиедә һәр процесс, һәр этап нә-тиҗәле һәм сыйфатлы башкарыла, моңа күп яктан аларны яхшылап аңлата, материальләштерә һәм чынбарлыкка әверелдерә ала торган кешеләр тарафыннан бирелгән идея-тәкъдимнәр хисабына ирешелә.

Бүген без сезне «Елховнефть» идарәсенең производствога хезмәт күрсәтү цехыннан (ЦПО) иң яшь рационализаторларның берсе - инженер-механик Рафаэль Гыйльманов белән таныштырып үтәбез. 2020 елда аның 12 идеясе производствода гамәлгә ашырылды. Икътисади нәтиҗә 3,5 млн сумнан артык тәшкил итте.

Рафаэль Гыйльманов җи-тәкчелегендәге махсуслаштырылган бригада цехта иң яхшылардан санала. Бригада производствода имгәнүләргә юл куелмау, план күрсәт-кечләрен үтәү генә түгел, арттырып үтәү, рационализаторлык идеяләре бирү белән аерылып тора. Бу - бердәм, тату һәм һөнәри яктан югары осталыкка ия коллектив. Производство күрсәткечләрен үтәү буенча атналык дайджестларда цехның идарә буенча һәрвакыт беренче өчлектә булуында Гыйльманов бригадасының да өлеше зур.

5 нче разрядлы слесарь-ремонтчы Вакыйф Җиһангиров производствога хезмәт күрсәтү цехында 10 ел эшли. Гыйльманов турында ул менә нинди фикердә: «Рафаэль бездән күпкә яшь, һәркайсыбызга игътибарлы, ихтирамлы. Өлкәннәргә карата мондый мөнәсәбәт ата-ана тәрбиясеннән киләдер. Аның яшь булуы һәм тәҗрибәле кешеләр белән җитәкчелек итүе яхшы. Яшьләр үсәргә тиеш, ә без аларга киңәшебез белән ярдәм итәргә, тәҗрибә уртаклашырга әзер».

Рөстәм Нәбиуллин цехта слесарь-ремонтчы булып Гыйльманов белән бергә эшли башлый. «Аннары Рафаэль мастер булды, ә бүген ул - инженер-механик. Башлы егет, күп кенә идеяләр һәм рационализаторлык тәкъдимнәре кертте. Нәтиҗә буларак безнең хезмәт шартлары яхшыра, югалтуларга чик куела, инструментлар һәм җайланмалар камилләштерелә, энергия һәм материаллар экономияләнә. Аның безнең белән киңәшләшүе, безне яхшы якка үзгәрергә этә-рүе бик ошый. Бригаданың эше һәм уңышлары - уртак».

Рационализаторлык ул техник белгечнең иҗади сәләтен дә, күңел биреп эшләвен дә, һөнәри осталык күрсәткечен дә үз эченә ала. Ә болар барысы бөтен производство эшчәнлеген камилләштерү юлында саллы адым булып тора. Бу кечкенә генә үзгәрешкә дә, зур проектка да бердәй дәрәҗәдә кагыла, ахыр чиктә ул нәрсәне дә булса - җиһазларны, техниканы, хезмәт шартларын, производство эстетикасын һәм тулаем тормышны яхшыртуга яки камилләштерүгә китерә.

 

 

«Командада эшләү - ул даими рәвештә мәгълүмат алмашу, бер-береңне өйрәтү, бурычларны үзвакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге, үзара ышаныч һәм ярдәмләшү дә, - дип ассызыклады ЦПОның инженер-механигы Константин Ильин. - Рафаэль - башкаларны үз артыннан ияртә, рухландыра белә торган кеше. Ул даими камилләшү юлында, күп укый, үз эшчәнлегенә кагылышлы махсус әдәбиятны өйрәнә. Гыйльманов - цехның яшьләр лидеры да. Волейбол, футбол, хоккей уйный. Кайчагында бөтенесенә ничек өлгерә икән дип гаҗәпләнеп тә куям». «Рациональләштерү - ул алга бару! Без - команда, һәм без уртак максатка ирешү, эшебезне яхшыртырга тырышу өчен бергәләп эшләргә тиеш. Һәрберебезгә үз урыныбызда хезмәттәшләр һәм Компания хакына кулдан килгәннең барысын да эшләү зарур. Яхшыртырга мөмкин булганны күрә белергә кирәк, шул чакта рационализаторлык тәкъдимнәре дә туачак. Теләк булганда, моны һәркем булдыра ала! Иң мөһиме - иренмәскә, һәм барысына да ирешәчәксең! - дип саный Рафаэль Гыйльманов. - Ә «Эдисон+» корпоратив мәгълүмати системасы - бик яхшы ярдәмче, ул инновацияләрне идеядән алып тормышка ашыруга кадәр барлык этапларда да озата бара. Шул ук вакытта икътисади нәтиҗәлелек исәпләнә, идея туудан алып аны производствога керткәнче барлык цикл-ларга анализ ясала, эксперт бәяләмәсе бирелә. «Эдисон+» порталы - ул производствоның теләсә кайсы участогында иң яхшы тәкъдимнәрне тарату, ишәйтү мөмкинлеге бирә торган корпоратив идеяләр банкы». Зур казанышлар ниге-зендә иң яхшы идеяләр ята. Тик иң беренче чиратта аларны чынбарлыкка әйләндерүче кешеләр булуы зарур. Эшкә иҗади якын килү, кызыклы идеяләр бирү, дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләү һәм моны булдыру - «Елховнефть» хезмәткәрләренең күбесенә шушы сыйфатлар хас. Шуңа күрә бу көн барыбыз өчен дә уртак бәйрәм булып тора. Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән, елховлылар!

 

Резеда МЕЛЕНИК

 

 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса