Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтне цифрлаштыру процессына зур өлеш керткәне өчен бүләкләделәр

30 июньдә Казанда цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең еллык җыелышы узды, анда ассоциация эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Тантаналы чарада цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең цифрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камаловны бүләкләде. Әлмәт Татарстан республикасында тормыш эшчәнлегенең социаль әһәмиятле аспектларын цифрлаштыру процессына зур өлеш керткән өчен билгеләп үтелде.

Цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе 2020 елның июнендә Татарстан республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча оештырылган иде. Аны гамәлгә куючылар - "Юл хәрәкәте иминлеге"  һәм "Тормыш иминлеге фәнни үзәге" оешмалары. Ассоциация составына 24 оешма керә. Узган елда Татарстан Республикасы Президенты белән 4 утырыш уздырылды, аларның берсендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Утырышта каралган төп тема - «Муниципаль идарәне цифрлаштыруда сервис алымнары". Тимур Дмитриевич ике мөһим ИТ-проект турында сөйләде, шул исәптән юл һәм коммуналь техника эшенә автоматлаштырылган контроль турында да. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса