Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр белән эшләү өчен формула бармы?

Бүгенге көн яшьләрен бер сүз белән тасвирласаң, нинди сүз булыр иде икән ул? Минемчә, андый сүзне сайлау бик авыр. Чөнки яшьләр - һәрвакыт алга омтылучы, үсеш юлыннан баручы, киңкырлы төркем.

27 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Форсаттан файдаланып, без Яшьләр үзәгенең эчке «кухнясы» белән танышып кайттык.

Әлмәт районының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Равил улы Фәсхетдинов барысы турында үзе сөйләде һәм тәфсилләп аңлатты.

- Узган елның декабрь аенда үз көченә кергән Яшьләр турындагы Закон буенча «яшьләр» категориясенең яшь чикләре күпкә киңәйтелде. Шуңа күрә безнең үзәк тә моны истә тотып эшли. Ягъни балалар һәм яшүсмерләр өчен аерым уку-укыту, ял итү тәртибе каралса, студентларга бөтенләй дә башка программа төзелә, ә эшче яшьләргә тагын да үзгә бер караш кирәк.

Җәй көннәрен тулы көчкә лагерьләр эшли башлый, пляжда спорт чаралары уза, шәһәрнең башка мәйданчыкларында мәдәни кичәләр үткәрелә. Кышын үзәктә төрле түгәрәкләр эшли: вокал, бию, брейк-данс. Аеруча мастер-классларга яратып йөриләр. Шулай ук студентларыбыз да еш килеп, үзләре төрле чаралар оештыра: мафия, гитара, китап һәм кино кичләре. Аларның үзләренең «Лига студентов» дигән оешмалары булса да, төп җыела торган урыннары - безнең үзәк, - дип сөйләде Илнур Фәсхетдинов.

Алдарак искә алынган эшче яшьләр категориясе дә аерым игътибарга лаек. Илнур Равил улы сүзләренчә, алар белән эшне даими рәвештә кору авыррак, чөнки һәрберсенең үз җае.

- Студентлык чорын уз-ган яшьләребезнең күбесе эшкә урнаша, гаилә кору ягын карый. Алар алдында торган төп мәсьәлә - ул фатир алу, йортлы булу. Бу яктан күбесе бездән ярдәм сорый. Администрация белән берлектә аларга булышу ягында без. Икенче мәсьәлә - район данын төрле фестивальләрдә яклау. Көз җиткәч, «Безнең заман» фестиваленә әзерлекне башлыйбыз. Гомумән алганда да актив үзләре. «Шундый бәйге була, команда кирәк» дисәң, шунда ук оешалар. Әле узган ялларда Питрәч районында «Әлбәдән» хәрби уеннар фес-тивале узды. Безнекеләр дә барды, катнашты.

Яшьләргә вакытны файда-лы үткәрү өчен шәһәрдә төрле мәйданчыклар, комплекслар, үзәкләр каралган. Инфраструктура, транспорт йөрүе буенча да якын, җайлы. Әмма авыл яшьләренә бу яктан җиңел түгел. Әйтик, авылның Мәдәният йорты бар, тик балаларны, яшүсмерләрне җыеп, нәрсәгә дә булса өй-рәтүче белгечләр юк. Бу мәсьәләне район идарәсе ничек хәл итә икән?

- Кызганычка каршы, авылда яшьләрне җыеп, даими рәвештә түгәрәкләр ачу зур ресурслар таләп итә. Дөрес, авыллардан сорау бар, тик әлегә барысы да аларның үз кулларында. Һәрбер авылның активистлары бар, алар ярдәме белән бу эшне башкарып чыгып була. Быел шушы ук мәсьәлә буенча бер проект уйлап яздык, аны грантка бирергә җыенабыз. Җиңә алсак, бу эш бер ноктадан күчәр иде.

Апрель аенда Әлмәттә Яшьләр министрлыгы тарафыннан зур форум узды. Әлеге Яшьләр форумы кысаларында һәрбер теләк белдерүче үз проекты белән чыгыш ясап, грант оту мөмкинлегенә ия булды. Экспертлар комиссиясе тарафыннан иң-иңнәре сайланып, шушы кешеләр проектлар буенча Казанда уку-укыту программасына чакырылды. Соңгы этап булып, катнашучылар проектларын финалда яклап, грант ияләре сайланачак. Казан этабына сайланып алучылар арасында нәкъ менә авыл яшьләрен кызыктыручы проектлар булуы да куанычлы. Әлеге форумда Әлмәт районы гына түгел, Татарстанның башка район-нары да катнашты.

Алда әйтелгәнчә, «яшь-ләр» дигән билгеләмә киң. Яшьләр төркеменең һәрбер әгъзасы уникаль. Алар бер-берсеннән яшәү рәвеше, тормышка карашы, хоббие белән аерылып торса да, һәрберсе дә мул тормышка лаек. Кызганыч ки, районыбыз балалары һәм яшүсмерләре арасында социаль авыр хәлдәгеләр һәм учетта торучылары да бар. Шушы ике категориягә караган балалар белән эш яшьләр идарәсе һәм башка профилактика субъектлары белән берлектә башкарыла.

- Без ул балаларның һәрберсен беләбез. Атна саен бу мәсьәлә буенча утырышлар була. Андый балалар белән индивидуаль эш алып барыла. Безнең үзәктә махсус «Ярдәм» дип аталган бүлек тә бар әле. «Ярдәм» андый балаларны «кулларыннан тотып» йөртеп, тәрбияли. Авыр хәлдәге яки учетта торучы бала өчен маршрут бите төзелә һәм ул шул план буенча һәрбер пунктны үтәргә тиеш. Аңа спорт ошаса, спорт секцияләре, иҗатка тартылса, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеген бирәбез. Шундый алым ярдәмендә аларның тормышка карашлары үзгәреп китә, - дип аңлатты Илнур Равил улы.

Күренгәнчә, яшьләр сәясәтендә кайнау кызык, әмма җиңел түгел. Алар белән бер дулкында булыр өчен үзең дә актив, өлгер һәм зирәк булырга кирәк.

- Яшьләр белән эшләү тәртибен төгәл аңлаткан бернинди китап та, җыентык та юк. Шуңа күрә безнең эшчәнлектә төп алым - яшьләрнең үзләреннән сорау. Ягъни аларга ял итү зонасын нинди стильдә ясарга, программага нинди чаралар кертергә, кайсы өлкә белән якыннан таныштырырга - боларны белү өчен махсус сессия, семинарлар үткәрәбез һәм әңгәмә аша ике як та бер-берсенең теләкләрен белә. Шулай итеп оештыручыларга, җаваплы якка да җиңел һәм яшьләрнең үзләренә дә ошый, - дип сөйләде Илнур әфәнде.

Сүз уңаеннан, берничә ел элек Татарстан буенча яшьләр сәясәте объектларын реновацияләү программасы башланып китте. Һәм шушы программа буенча Әлмәтнең ике яшүсмерләр клубында яңарту эше бара. Ремонт алдыннан, былтыр ук шул клубларга йөргән яшүсмерләрне җыеп, алар белән сөйләшү уздырылган. Нәтиҗәдә, тиздән ике клуб та яңа сулыш алып, эшчәнлеген дәвам итә алачак.

- Әйе, министрлык һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карамагында башланып киткән бу эш бик нәтиҗәле бара. Беренче җимешләре дә бар. Безнең үзәкне киңәйтү дә каралган әле. Киңәйтү дип, элеккеге «Мегаполис» бинасын яңартып, анда Әлмәтнең тагын бер заманча яшьләр үзәген ачу планлаштырылды. Бу ел азагына кадәр проект-план әзерләнсә, киләсе елга төп этапка күчә-чәкбез дип өметләнәбез.

Димәк, районыбызның яшьләр сәясәте прогрессив халәттә. Артта - нәтиҗәле эш, күңелдә - бәйрәм рухы, ә алда - үзгәрешләр көтә. Киләчәк яшьләр кулында, диләр. Чыннан да шулай микән? Монысын инде вакыт күрсәтер!

 

Алсу Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса