Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа сквер төзиләр

Ул яңа инженер мәктәбе янындагы территориядә барлыкка киләчәк.

Әлмәттә яңа сквер төзү буенча эш «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Президент программасы буенча алып барыла. Ул яңа инженер мәктәбе янындагы территориядә барлыкка киләчәк. Мәйданчыкны район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендәге комиссия карады.

Бу участокта велоюллар төзелешен ничек һәм куркынычсыз итеп башкару, җәяүлеләр зоналарын һәм газоннарны ничек урнаштыру турында сөйләштеләр. Тротуарларның һәм якын-тирә йортлар юлларының яңа сквер белән яраклашуына  аерым игътибар иттеләр. Шулай ук киләчәктә анда яктырту ясалачак һәм кече архитектура формалары урнаштырылачак. Яңа иҗтимагый киңлекне киләсе елда ачарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса