Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Хәтер һәм матәм көне үтте

Россиядә ел саен 22 июньдә Хәтер һәм матәм көне билгеләп үтелә.

Быел илебез тарихындагы иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугыш башлануга 80 ел тулды.

Бу көнне һәркайда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу чаралары узды. Әлмәттә дә Хәтер һәм матәм көне традиция буенча Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалы янында митинг белән башланып китте. Яу кырларында һәлак булганнарны искә алырга һәм Бөек Җиңү көнен якынайтучыларга хөрмәт белдерергә иртәдән үк йөзләрчә кеше - предприятиеләр һәм оешмалар, «Татнефть» компаниясе, ветераннар советы, шәһәр һәм район иҗтимагый оешмалары вәкилләре, ветераннар, волонтерлар, студентлар, кадетлар агылды.

Тантаналы чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевләр катнашты. Сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган мемориаль комплекс алды чәчәкләргә күмелде.

Чарада катнашучылар Бөек Җиңү хакына гомерләрен аямаган якташларыбызның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ә Җиңү волонтерлары «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнашучыларга хәтер һәм матәм символы булган шәмнәр таратты.

 

Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса