Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә туберкулезның актив формасы булган 43 яшьлек ханым дәваланудан баш тарткан

Мәҗбүри госпитализацияләү мәсьәләсе хәл ителә.

Әлмәттә туберкулезга каршы диспансерның баш табибы 43 яшьлек хатын-кызны туберкулезның актив формасы белән дәваланудан читләшү факты буенча прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Прокуратура тикшерү үткәрде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

 

Гамәлдәге закон нигезендә, берничә тапкыр санитар-эпидемиягә каршы режимны бозган, шулай ук аңлы рәвештә туберкулезны тикшерүдән яки дәвалаудан качып йөрүче туберкулезның йогышлы формалары белән авыручылар, суд карарлары нигезендә, туберкулезга каршы медицина хастаханәләренә озатыла.

«Әлеге гражданканы дәвалаудан читләштерү гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыруга бәйле рәвештә, шәһәр прокуратурасы тарафыннан Әлмәт шәһәр судына аны мәҗбүри госпитализацияләү турында административ дәгъва гаризасы җибәрелде, ул каралу стадиясендә тора», – дип хәбәр итә Әлмәт шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса