Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә машина төзелеше комплексы предприятиеләренең яшь белгечләре арасында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы тәмамланды

Туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов машина төзелеше комплексы предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында үткәрелә торган беренче Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне котлады.

Эфирның кунагы "Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы электромонтер" номинациясендә җиңүче катнашучы Иван Перминов булды.


Конкурс өч көн дәвам итте һәм Татарстанның киләчәге көллияте базасында узды.


Һөнәре буенча иң яхшы исем өчен токарьлар, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтерлар, программа белән идарә итүче станоклар операторлары, инженер-технологлар, мастерлар, хезмәтне саклау буенча белгечләр, җитештерү технологиясе буенча командалар көч сынашты.


Конкурста 14 предприятие, 11 шәһәр, 6 төбәктән: Курган өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Ханты-Манси автоном округы 50 конкурсант катнашты.


Шулай ук конкурста катнашучыларны Татарстан республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса