Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә праймеризның хисап участоклары эшли башлады

Шәһәр һәм район территориясендә иртәнге сигездә ачылган һәм кичке сигезгә кадәр эшләячәк 123 хисап участогы эшли.

Бүген, 30 майда, Әлмәт муниципаль районында РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча «Бердәм Россия» партиясенең башлангыч тавыш бирү уза. 2021 елның 24-30 маенда әлмәтлеләрнең электрон тавыш бирүдә катнашу, ә 30 майда исәп-хисап участогына килү һәм көндезге тавыш бирү мөмкинлеге бар иде. Тавыш бирү рейтинглы булып тора, сайлаучы бер кандидат өчен дә, берничә кандидат өчен дә, бюллетеньгә кертелгән кандидатларның максималь санына кадәр дә тавыш бирә ала. Тавыш бирү яшерен булып тора.

Районда 9 участок бар: Түбән Мактама, Нәдер, Рус Акташы, Ерсубайк, Колшәрип, Елхово, Ямаш, Миңлебай, Иске Михайловка авыллары.

Шәһәрдә 14 участок бар: 6 нчы мәктәп, 4 нче мәктәп, 1 нче урта мәктәп, 20 нче номерлы мәктәп,          "Луч " яшүсмерләр клубы, 10 нчы номерлы мәктәп, 16 нчы номерлы мәктәп, ДЮСШ футбол клубы, яшьләр үзәге, балалар иҗат үзәге, 1 нче номерлы гимназия, 24 нче номерлы мәктәп, 25 нче номерлы мәктәп, 17 нче номерлы мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса