Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчегә 70 төрле һөнәр дә аз

«Татнефть» компаниясенең структур тармакларында һәм бүлендек җәмгыятьләрендә, шулай ук идарәче сервис предприятиеләрендә хезмәт куючыларның төрле эшкә куллары ятып тора икәнлегенә иҗади бәйгегә килгәч тагын бер кат ышанасың.

Быелгы, җиденче шундый бәйге «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә ачылды.

Анда, традиция буенча, хәзерге вакытта эшләүчеләр дә, лаеклы ялга чыккан пенсионерлар да катнаша. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып, яраткан шөгыльләренә вакыт таба алмаган ветераннар өчен бу үзенә күрә йолдызлы сәгать. Ниһаять, туган якның матурлыгын сурәтләргә, чигү чигәргә, агачтан, металлдан, күннән төрле әйберләр ясарга вакыт җитте. Алай гына да түгел, бу эшләр тузан җыеп ятмыйлар, башкаларның хозурына тәкъдим ителәләр. Кемнәрдер өчен бу матди хәлне яхшыртуның бер ысулы да әле.

Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаган компания профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин искәртеп узганча, уңган нефтьчеләрнең эшләнмәләре белән халыкны таныштыру Наил Маганов идеясе. Элеккеге елларда һөнәр осталыгы бәйгесе кысаларында иҗат эшләре күргәзмәсе дә оештырыла иде. Әмма аны бик күп кеше карый алмый. Хәзер исә эшләнмәләр төрле урыннарда тәкъдим ителә.

Быел, мәсәлән, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгеннән тыш, «Мирас» спорт комплексында, «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә, «Татнефть» башкарма аппаратында, Әлмәт картиналар галереясында, Бөгелмәнең Техника йортында һәм Алабуганың Мәдәният сараенда иҗат җимешләре күргәзмәсе оештырыла. Шул урыннарда күңелеңә хуш килгән ике эш өчен тавыш бирергә була. Аның берсе «сынлы сәнгать» номинациясе буенча, икенчесе – декоратив-гамәли эшләнмәләр.

 

Моннан тыш «Татнефть»нең корпоратив социаль челтәрендә һәм «Татнефть» профсоюз мобиль кушымтасында үз фикереңне белдерергә мөмкин. Күргәзмә 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Мондый бәйрәмнәргә оештыручылар, гадәттә, студентларны да чакыралар. Бәлки нәкъ менә күргәзмәләр бүген гади тамашачы сыйфатында катнашучыларны киләчәктә иҗатка илһамландырыр.

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова сүзләренчә, бәйгедән соң да авторлар белән элемтәләр өзелми. Соңгы вакытта алар «Рухият» тарафыннан нәшер ителүче китапларны иллюстрацияләүгә дә җәлеп ителәләр.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса