Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле эш – чын күңелдән

«Татнефть» ААҖ скважиналарны җир асты ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбен тәмамлаучы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырды.

Хәйрия чарасы коллектив инициативасы белән уздырылган. Идарә җитәкчелеге исә әлеге фикерне хуплаган.

Хезмәткәрләр шәхси акчаларына бүләкләр алып, үзенчәлекле балаларны соңгы кыңгырау белән котларга Зәйгә юл тоттылар.

Әлмәт кунаклары нәкъ бәйрәм башланган вакытка килеп җиттеләр. Тантаналы чарага соңгы әзерләнү эшләре бара иде: ата-аналар балаларга бәйрәм тасмаларын формаларына беркетергә булышса, балалар саубуллашу сүзләрен кабатлыйлар иде. Идарә вәкилләрен мәктәп директоры Гөлнара Мойкина каршы алды. Ул аларга мәктәпне күрсәтте һәм һәрбер бала өчен мөһим булган вакыйгада катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы линейка традицион вальс белән башланып китте. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да сәхнәгә күтәрелделәр.

– Сез күп нәрсәләргә ирештегез, әмма алда сезне беренче җитди имтихан – олы тормыш көтә. Бүгенге көннән олы тормыш юлына аяк басасыз, – дип билгеләп үтте Гөлнара Вәгыйзовна балаларны сәламләп. Мәктәп җитәкчелеге, педагоглар, беренче укытучылар һәм ата-аналар котлавыннан соң алып баручылар кунакларга сүз бирделәр. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар бәйрәмендә Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашты:

– Мәктәп белән саубуллашу - ул өмет һәм яңа ачышлар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, ә бу – бәһасез капитал. Сез укытучыларыгызның йөзенә кызыллык китермәссез, сынатмассыз, дип ышанам. 9 нчы номерлы мәктәп- үзенчәлекле һәм мин аның соңгы кыңгыравында катнашуны дәрәҗә дип саныйм, – диде Эмиль Эдуард улы. «Татнефть»ААҖ скважиналарны җир асты ремонтлау идарәсе вәкилләре дә үзләренең мактаулы миссияләрен үтәделәр. Укучыларны Әлмәт цехы начальнигы урынбасары Константин Зюзгин котлады. Ул шулай ук идарә җитәкчесе Айрат Рахмановның да түбәндәге котлау сүзләрен җиткерде:

– Безнең вакытта укытучы булу җиңел түгел. Ярдәмчел булып, кеше хәленә керә белү генә җитми, башкаларга да үз яктыңны бүләк итәргә кирәк. Нәкъ менә шушы мәктәпнең укытучылар составына рәхмәт, сез башкарган хезмәт – ул үзе бер сәнгать. Сезнең алдыгызда баш иябез. Константин Зюзгин билгеләп үткәнчә, «Татнефть» ААҖ – хәйрия эшчәнлегендә актив катнашучы социаль юнәлешле компания. Идарә хезмәткәрләренең игелекле инициативасы аның ярдәменнән башка тормышка ашмас иде. Әлмәт кунаклары мәктәпкә буш кул белән килмәгән: план-икътисад бүлеге хезмәткәрләре балаларга бүләк җыелмалары: худи, открыткалар һәм тәм-томнар тапшырдылар. Татлы бүләкне мәктәпнең башка укучыларына да тараттылар. Мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау – «Татнефть» ААҖ идарәсе хәйрия эшчәнлеге кысаларында бердәнбер чара түгел. Идарә коллективы кайбер муниципаль берәмлекләргә Сабантуйлар, төрле ярышлар үткәрүдә ярдәм итә, чишмәләрне чистартуда катнаша, балалар өчен бүләкләр сатып ала. 9 Майга «Татнефть» ААҖ идарәсенең яшьләр комитеты Лениногорск Өлкәннәр йортында концерт оештырды, аларга тәм-томнар һәм чәчәкләр бүләк итте. Ә 1 июнь көнне идарә хезмәткәрләре районның Рус Акташындагы сәламәтлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырырга планлаштыралар.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса