Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең шәһәр пляжында су коенырга ярыймы?

Әлмәттә шәһәр пляжының су һәм ком пробалары нәтиҗәләрен көтәләр.

Әлмәт пляжы ял итүчеләрне кабул итәргә әзер. Аны махсус комиссия тикшерде. Әмма, пробаларны анализлау нәтиҗәләре килгәч кенә, күлдә коенып, комлы ярда кызынырга мөмкинме икәнен тулысынча әйтергә була.

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге" оешмасы тарафыннан су һәм ком пробалары алынды. Шушы көннәрдә эксперт нәтиҗәләрен көтәбез», - дип хәбәр итте "Әлмәт районы ресурслар белән идарә итү"  директоры Марат Юлдашев.

Пляж кунакларны кабул итәргә әзер. Беренче чиратта бу куркынычсызлыкка кагыла. 12 майдан биредә һәр көнне иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр коткаручылар кизү тора. Аларга  балаларны коткарырга туры килгән инде.

Республикада коену сезоны 1 июньдә ачыла. Шуңа да карамастан, Әлмәт пляжында ял итүчеләр җитәрлек, хәтта эш көнендә дә. Алар ведомстволарның рәсми карарларына түгел, ә һава торышы фаразына йөз тота.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә шәһәр күленең пляжы коену өчен бердәнбер җиһазландырылган урын булып кала бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса