Әлмәт эшмәкәрләренә электрон сәүдә базарында үзләшергә ярдәм итәчәкләр
Чара 12:00 сәгатьтә башлана.
27 майда Әлмәт шәһәренең инженерлык лицеенда (Гафиятуллин ур., 68) "Маркетплейс.Легко" бизнесменнар өчен "Интернет-сәүдә - эшмәкәрләрнең киләчәге" укыту-гамәли чарасы узачак.
Катнашучылар алдында ЦЭТ Эксперт советы рәисе, iWENGO электрон коммерция бизнес-мәктәбенә нигез салучы Юлиана Гордон һәм ЦЭТ Эксперт советы әгъзасы, "Россия Почтасы"сының электрон коммерция буенча Идел Макрорегионы директоры урынбасары Павел Сергеев чыгыш ясаячак.
Россиядә 57 миллион кеше һәм дөньяда 2 миллиард кеше интернетта товар сатып ала. Россиянең 150 мең эшмәкәре үз товарларын маркетплейсларда сата инде.
Әгәр сез-товарлар яки хезмәтләр җитештерүче икән һәм үз мату базарыгызны киңәйтеп, интернетта үз хезмәтләрегезне киңәйтергә, маркетплейска чыгарга теләсәгез, "Маркетплейс.Легко" экспертлары Россия һәм халыкара тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Шулай ук семинар кысаларында "Иң яхшы эшмәкәр-2021" конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы да узачак.
Чарага сылтама буенча алдан теркәлү узу мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа