Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Татнефть" грантларын тапшыру тантанасы узды

"Әлмәт" иҗтимагый-мәдәни үзәгендә "Татнефть" компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды. Чара яңа киноконцертлар залында узды.

Быел грантлар конкурсына Россиянең 10 регионыннан 1415 гариза бирелгән: гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак; фән, мәгариф һәм агарту; мәдәният һәм сәнгать; тарихи мирасны саклау; әйләнә-тирәлекне саклау һәм яшьләр проектлары.

Грант комитеты экспертлары тарафыннан 102 млн. сумнан артык суммага 184 проект хупланган.

Рөстәм Мөхәммәдиев, "Татнефть" генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары, грант алучыларга мөрәҗәгать итеп, "«Татнефть» өчен нефть төбәгенең һәм республиканың социаль өлкәсенә ярдәм итү модага иярү түгел, ә киләчәккә аңлы инвестицияләр кертү, уңайлы мохит булдыру, үсеп килүче буынны тәрбияләү, мәдәният, сәнгатьне үстерү. Компания ел саен безнең тирәдә яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән масштаблы проектларга миллиардлаган сум инвестицияли. Шул ук вакытта кече эшләр дә күп файда китерә: аларны тормышка ашыру өчен акча гына түгел, ә үз идеяләре белән «җан атучы» инициативалы тәвәккәл кешеләр дә кирәк. Без сездә социаль сәясәтебезне гамәлгә ашырганда партнерлар күрәбез һәм сезнең проектларга ярдәм итү өчен 6 ел безнең грант программасын гамәлгә ашырабыз", - дип билгеләп үтте.

Үз чиратында, грантлар ияләре төрле номинацияләрдә социаль проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен "Татнефть"кә зур рәхмәт белдерделәр.

Әлмәт лидерлар өчлегенә керде: 14,6 млн сумлык 20 проект финанс ярдәме алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса