Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Әлмәттә Татарстанның 13 районы сайлау комиссиясе өчен укулар уздырды

Анда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, шулай ук Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан вәкилләр катнашты.

20 майда Әлмәттә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Әлмәт сайлау округы составына керүче Татарстанның 13 районының территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары өчен укулар уздырды.

Яңа электрон циклга әзерлек кысаларында республика Үзәк сайлау комиссиясе сайлау процессының барлык нечкәлекләрен үз эченә алган масштаблы укыту программасын эшләде. Республика Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау системасы әгъзаларының һөнәри белемнәрен югары дәрәҗәдә саклап калу мөһим, дип ассызыклыйлар.

"Безнең иң мөһим бурыч – барлык дәрәҗәдәге сайлауларны оештыручыларның югары профессиональлеген саклап калу, ә бу 22 меңгә якын кеше. Сайлауларның ни дәрәҗәдә үтә күренмәле һәм гадел, законлы узуына нәкъ менә шулар бәйле булачак", - ди Татарстан республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев

Сайлауларны оештыручылар өчен масштаблы белем бирү программасында 22 мең кеше катнашачак-бу Татарстанның участок һәм территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары. Укулар көндезге семинарлар, онлайн-лекцияләр форматында уза. Өстәмә рәвештә, сайлау системасының һәр хезмәткәре «Татарстан сайлаучысы» модернизацияләнгән платформасында тест уза.

Исегезгә төшерәбез, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар бу елның сентябрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса