Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы Татарстан республикасының социаль-икътисадый үсеш рейтингы лидеры булды

1 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республика буенча тулаем алганда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимегән.

2021 елның I кварталы йомгаклары буенча икътисад министрлыгы тарафыннан төзелгән исемлектә безнең муниципаль район, Казанны икенче урында калдырып, беренче урынны алды. Түбән Кама муниципаль районы өченче урында.

Хәзер ул 1,29% тәшкил итә, ә 1 мартта әлеге күрсәткеч 1,5% тәшкил иткән. Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш, Буа һәм Лаеш районнарында теркәлгән, иң зур күрсәткеч Нурлат, Питрәч районнарында һәм Казанда теркәлгән.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча продукция күләме 210,85 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча лидерлар арасында Әлмәт, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары бар.

I квартал нәтиҗәләре буенча файдалануга тапшырылган торак күләме буенча беренче урында Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса