Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гармун сатып алганда әлмәтле мошенниклар тозагына эләккән

Полиция җинаятьтә шикләнелүчене Псков өлкәсендә таба.

Әлмәтле сату турында белдерүләр бирү өчен популяр сайтларның берсендә сатып алу өчен гармон эзләгән икән. Кирәкле музыка коралын тапкач, ул сатучы белән элемтәгә кереп, аңа 6500 сум акча күчереп тә куя. "Сатучы" белән элемтә югалгач, ир үзен алдаганнарын аңлый.   Зыян күрүче хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә.

Тикшерү барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең дистанцион мошенниклык һәм электрон һәм банк счетларыннан акча урлау очракларын тикшерү буенча махсуслаштырылган төркеме хезмәткәрләре Псков өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек ир-атның мошенник булуын ачыклый. 

Тоткарланганда ул тәүбә итә һәм гаебен таный. Аңа карата РФ Җинаять кодексының  «Мошенниклык» маддәсе буенча эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса