Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары башланды

Ленин мәйданында Җиңү көне уңаеннан халык өчен төрле чаралар  уза.

Парадта катнашучыларның һәм барлык әлмәтлеләрнең игътибары зур экраннарга юнәлтелде, реаль вакытта илнең Мәскәүдәге Кызыл мәйданында төп парады күрсәтелде. Шәһәр халкы һәм кунаклары Россия Президенты чыгышын тын да алмыйча тыңлады. Ленин мәйданында-бәйрәм тантаналарының үзәгендә концерт программасы башланды. Биредә шулай ук туклану нокталары урнаштырылган һәм сәүдә рәтләре эшли."Әлмәтнефть"  һәм район башкарма комитеты сәхнәләрендә шәһәрнең иҗат коллективлары, "Фристайл" заманча бию студиясе, "ГОЛОС" вокал студиясе, "Әлмәтем" ансамбле, "ЛИРА" җыр театры, "ШАНС" бию мәктәбе, "Нефтьче" мәдәният йорты коллективлары чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса