Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлык онытылмый

Җиңү көне алдыннан «Әлмәтнефть» идарәсенең 1 нче ЦКППН хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләде.

Нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехында үз вакытында 27 сугыш ветераны һәм 32 тыл хезмәтчәне хезмәт куйган. Хәзер шулардан Җиңү хакына тылда хезмәт куйган алтысы гына исән.

Цех җитәкчелеге, Ветераннар советы, профком һәм яшьләр комитеты аларны игътибардан читтә калдырмый: чакырып кунак итә, табигать кочагында ял итүләрне оештыра. Әмма 9 Май - үзенчәлекле дата.

36 ел элек совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенә 40 ел тулу уңаеннан хезмәт коллективы цех территориясендә 40 чыршы утырткан. Биредә үк 1 нче һәм 2 нче ЦКППНда эшләгән фронтовикларның исемнәре язылган обелиск белән Мәңгелек ут куелган. Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан цех хезмәткәрләре тыныч тормышта вафат булган сугыш шаһитларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар.

- Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен һәм хөрмәт хисләрен җиткерәсем килә. Безнең һәркайсыбыз горур Җиңү байрагын буыннан-буынга тапшыруны намус эше дип саный, - дип билгеләп үтте ЦКППН начальнигы Дмитрий Самойлов.

Истәлекле тантана зур булмаган тамаша белән дәвам итте: сугыш чоры җырлары һәм шигырьләр яңгырады.

- Мондый чаралар ел саен үткәрелә. Ветераннарыбызга үзләрен онытмауларын күрсәтергә тырышабыз, алар турында кайгыртабыз, булдыра алганча ярдәм итәбез, - дип ассызыклады профсоюз комитеты вәкиле Элина Фазлыева.

- Без һәрвакыт тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны сөендерердәй әйберләр уйлап табабыз: бәйрәмнәр оештырабыз, бүләкләр бирәбез. Яшьләргә ата-бабаларыбызга нинди михнәтләр кичерергә туры килгәне турында сөйлибез, - дип хәбәр итте яшьләр лидеры, технологик насослар машинисты Алинә Мөхтәбәрова.

- Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү - бездә күркәм традиция. Бу юнәлештә эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез, - дип шәрехләде нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехының Ветераннар советы рәисе Әлфия Хәбибуллина.

Тыл хезмәтчәне Клавдия Зайцева чараның хөрмәтле кунагы булды. Сугыш елларында Клавдия Ивановна яшь кыз була. Бу вакытларны ул яшь аралаш көрсенеп искә ала:

- Авыр булды, гел ашыйсы килә иде. Үлән, бакчалардан җыеп черек бәрәңге ашадык. Ач-ялангач булуга карамастан, тырышып хезмәт куйдык. Мин колхозда эшләдем: фермада, чәчү вакытында басуда булдым, печән чаптым. Яшьләргә сугышның ни икәнен белмәүләрен телим. Без күргәннәрне алар беркайчан да күрмәсләр дип өметләнәм.

Җиңү илебез тормышында гаять зур вакыйга булды. Ветеран хатирәләре буенча, бу хәбәрне ишетүгә кешеләр урамнарга чыкканнар, куанышканнар, кочаклашканнар, шатлыктан елаганнар. Бу көч биргән - барысы да киләчәккә өмет белән караган. Сугыштан соңгы авыр чорга һәм беренче тормыш иптәшенең иртә үлүенә карамастан, Клавдия Ивановна тормыш сынауларын үтеп, өч баланы аякка бастыра. Хәзер ул биш оныкның һәм җиде оныкчыкның бәхетле әбисе һәм дәү әбисе.

9 Майны аның гаилә әгъзалары зур колач белән билгеләп үтә: Җиңү көнен генә түгел, Клавдия Ивановнаның туган көнен дә бәйрәм итәләр. Быел тыл хезмәтчәненә 90 яшь тула.

- Әни - ул безнең терәгебез. Шактый олы яшьтә булуына карамастан, ул әле пироглар пешерә, пилмән ясый, өйдәге эшләрне башкара. Безне елмаеп каршы ала, табын хәстәрли, - дип сөйли олы кызы Лидия Илларионова. - Без һәрнәрсәдә аңа ярдәм итәргә тырышабыз. Күршеләр дә ярдәменнән ташламый - барысы да аны ярата.

Клавдия Зайцеваны туган предприятиесендә дә онытмыйлар. Ул 1 нче нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехында 22 ел эшләгән. Цех коллективы алда торган юбилее белән тәбрик итеп, аңа ныклы исәнлек теләде, бүләкләр, шулай ук РФ Президенты Владимир Путиннан һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткалары тапшырды.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса