Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле сугыш ветераннары, солдат толлары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле нефть төбәгендә яшәүчеләр!

Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

9 Май - ул илебез тарихында иң изге һәм әһәмиятле даталарның берсе. Бөек Ватан сугышы халкыбыз өчен кырыс сынау еллары булды, планетадагы миллионлаган кешеләргә ачы газаплар һәм кайгы-хәсрәт алып килде. Җиңү кыйммәт бәягә яуланды - Россиядә туганнарын һәм якыннарын югалтмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Бу язгы матур көндә без Ватаныбыз азатлыгы хакына гомерләрен кызганмаган батырларны тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Сугыш алгы сызыкта гына бармады - ерактагы тылда да, завод цехларында да, колхоз кырларында да кешеләр җиңү хакына армый-талмый хезмәт куйдылар. Татарстан нефтенә тәүге юл яручылар да батырлык үрнәкләре күрсәтеп, илне бик тә кирәкле кара алтын белән тәэмин итте. Шулай ук сугыштан соңгы елларда республиканың нефть сәнәгатен булдыручылар, халык хуҗалыгын торгызучылар да үз-үзләрен аямыйча фидакарь хезмәт куйды. Сезнең батырлыкларыгыз бәрабәренә бүген без балаларыбызның ничек үсүен күрә, яши һәм иҗат итә алабыз. Ул авыр елларны үз башларыннан кичергән барлык хезмәтчәннәр алдында баш иябез.

Канкойгыч сугыш тәмамлануга инде 76 ел узуга карамастан, бүген дә безнең изге бурыч - дәһшәтле еллар һәм халкыбызның гаярьлеге турындагы истәлекләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Ата-бабаларыбызның кыюлыгы безнең һәркайсыбыз өчен әхлакый үрнәк булырга тиеш.

Җиңү көнендә ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә нефть төбәгендә яшәүче барлык кешеләргә тыныч күк йөзе телибез!

Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил МАГАНОВ «Татнефть»нең профком рәисе Гомәр ЯРУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса