Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле ветераннар!

Кадерле әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары!

Сезне Бөек Ватан сугышында

Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәбез!

Без Җиңү хакына бөтен көчен биреп, Ватаныбызны саклап һәм яклап калучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез һәм алар алдында баш иябез. Халкыбызның сугыштагы батырлыгы һәм даны - аннан соңгы барлык буыннарның горурлыгы ул. Аларның фидакарьлеге аркасында бүген без яшибез, эшлибез, аяз күк йөзенә һәм кошлар сайравына куанабыз, балалар үстерәбез һәм үзебезнең дә даими үсәргә, ачышлар ясарга, яңадан-яңа үрләр яуларга бөтен мөмкинлекләребез бар.

Бүген Әлмәт районында 1274 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 36 сы сугышта катнашучы һәм инвалид, 9 ы «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән, сугышта һәм аннан кайтканнан соң һәлак булганнарның 292 тол хатыны, балигъ булмаган яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 3 кеше, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән 1 кеше, 933 тыл хезмәтчәне. Без Җиңү өчен генә түгел, якты, тыныч киләчәк хакына гомерләрен кызганмыйча көрәшкән өлкән буынга карап сокланабыз һәм аларның патриотлыгы, какшамас рухы, батырлыгы турындагы якты истәлекне изге ядкарь итеп саклыйбыз.

Җиңү бәйрәме алдыннан Әлмәт районы ветераннары Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясеннән исемле котлаулар кабул итәчәк. Бәйрәм көнендә һәм теләсә кайсы башка вакытта да кадерле ветераннарыбызны кайгыртучанлык һәм игътибар белән чолгап алу зарур.

9 майда шәһәрдә «Татнефть» компаниясе һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән бәйрәм чаралары узачак. Тантаналар Ленин мәйданыннан алып Яшьләр үзәгенә кадәр сузылачак һәм, коронавирус инфекциясен профилактикалау кагыйдәләрен үтәп, саф һавада узачак. Бәйрәмдә эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында антисептиклар, 50 мең битлек сатып алынды, алар волонтерлар тарафыннан таратылачак. Җиңү көнен бәйрәм итү бары тик уңай хис-тойгылар белән генә истә калсын өчен коронавирус йоктыру куркынычын киметүче чараларны үтәү мөһим. 9 майда онлайн форматта узачак Үлемсез полк шествиесында катнашу өчен 2021.polkrf.ru сайтында заявка бирергә кирәк. Геройларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне кадерләп саклау - безнең бурыч.

Хөрмәтле ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калу хакына кылган батырлыкларыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм хәерле озын гомер телибез. Сезнең батырлыгыгыз үлемсез, һәм ул җиңүчеләр буынына лаек булырга омтылган кешеләр йөрәгендә мәңге яшәячәк.

Бәйрәм белән!

Бөек Җиңү көне белән!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур НАГУМАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса