Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ришвәт биргән югары уку йорты студенты хөкем ителде

Ришвәт бирү Россия федерациясе Җинаять кодексы  тарафыннан тыелган. 

Быел апрельдә  Әлмәт судында  җәмәгать судьясы тарафыннан югары уку йорты студентына карата  җинаять эше каралган.

Суд тарафыннан 2019 елның апрелендә  икенче курс студенты арадашчыга 5000 сум күләмендә акча биргәнлеге ачыкланган. Ул  зачетка кермичә һәм белемен тикшертмичә генә җиңел юл белән  вуз кафедрасы доцентына ришвәт сыйфатында акча тапшырган. 

Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.

Җәмәгать судьясы карары белән студент җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа  10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Әмма срок чыгу сәбәпле хөкем ителүче  билгеләнгән җәзасыннан азат ителгән.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса