Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу елның дүрт аенда Әлмәттә 728 сабый туган

Шәһәрнең ЗАГС хезмәткәрләре әлмәтлеләрне гаиләләрендәге мөһим вакыйгалар белән котлый.

2021 елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча  Әлмәт муниципаль районы ЗАГСында 728 бала туу теркәлгән, шуларның 7се-игезәкләр. 373 малай һәм 355 кыз дөньяга аваз салган. Иң кечкенә баланың авырлыгы – 870 гр., иң авыр бала 5730 гр. булган.  Иң яшь әнинең яше-18 яшь, иң өлкәненә-45 яшь, иң яшь әтигә-18 яшь, ә иң олысына-56 яшь булган. Дмитрий, София, Марк, Мия кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый. Әлмәтлеләр сабыйларына Радмил, Азиза, Амила, Линда, Амелина, Сафина, Нурлан, Илида, Яромир  кебек сирәк исемнәр кушкан.

2021 ел башыннан бирле Әлмәт муниципаль районы ЗАГСында 278 пар гаилә корган, аларның күбесе тантаналы шартларда узган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса