Әлмәттә Георгий тасмаларын кайсы урыннарда өләшәчәкләр икәнлеге билгеле
Әлмәт волонтерлары "Георгий тасмасы" акциясенә старт бирделәр. ⠀
Волонтерлар һәр көнне урамнарга чыгып, барлык теләүчеләргә максималь санда тасмалар таратачаклар, һәркемне күкрәкләрендә георгий тасмасын дөрес беркетергә өйрәтәчәкләр һәм символның әһәмияте турында сөйләячәкләр. ⠀
⠀
Волонтерларны шәһәрнең төп нокталарында 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр очратырга мөмкин булачак:
⠀
«Сәламәтлек» паркы, Төзүчеләр пр., 30/2б
Сәүдә үзәге, Ленин ур., 100⠀
Яшьләр үзәге мәйданы, Ленин ур., 21⠀
«Мактама парк» сәнәгать ур., 1, Түбән Мактама
Шарлавыклы буалар, Белоглазов ур., 78а
«Татнефть» мәйданы, Ленин ур., 75
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа