Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исеме күңелдән җуелмас

Исән булса, аңа гыйнвар башында 75 яшь тулган булыр иде.

Күпсанлы хезмәттәшләре, шәкертләре, дуслары Рәис Нәгыймовның якты истәлеген сак-лау, иҗади мирасын пропагандалау буенча армый-талмый эшлиләр. 2013 елны ул эшләгән мәктәпкә аның исеме бирелде, шул ук елны фестиваль үткәрелә башлады. Тәүге исеме «Көзге җиләк» булса, өч елдан соң Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган «Урсал тауда» җырының исеме белән атала башлады ул. Әлеге чараларны үткәрергә нефтьчеләр саллы ярдәм күрсәтә. Быелгы фестиваль «Татнефть» гранты хисабына узды.

Концертта төрле уен коралларында классик әсәрләр дә, халык көйләре дә яңгырады. Әлбәттә, кичәнең патшабикәсе Җыр булды. Гала-концертны да оештыручылар композиторның халык шагыйрәсе Клара Булатова белән иҗади дуслыкта язган «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дигән җыры исеме белән атаганнар. Әлеге җырны республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова башкарды.

Рәис Нәгыймовның тырышлыгы белән музыка мәктәбендә хореография бүлеге, кайбер авылларда филиаллар ачылды. Бүгенге көндә «Стиль детства» бию коллективы төрле мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүләргә иреште, Яңа Кәшер авылында филиал уңышлы эшләп килә. Гөлнара Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге «Сөмбел» вокаль квартеты «Урсал тауда» фестивалендә лауреат исемен яулады.

Концерт программасына нефть төбәгенең балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, Әлмәт музыка көллияте студентларыннан тыш, Әлмәт районы Кәләй, Чуваш Сәрәне авылларының танылган фольклор коллективлары да чакырылган иде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый ансамбльләрнең чыгышлары бик тә урынлы булды.

Ике талантлы шәхес - композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышланган барлык чаралар Әлмәттә язылмаган канун буенча «Урсал тауда» җыры белән тәмамлана. Әлеге концерт та искәрмә булмады. Зал аны аягүрә басып тыңлады.

Адәм баласы ике тапкыр үлә: беренче тапкыр - йөрәге тибүдән туктагач, икенчесе - исеме телдән төшкәч. Үзе тәрбияләп калдырган күпсанлы шәкертләре, хезмәттәшләре, якын дуслары, җырларын башкарырга ашкынып торган музыкантлар булганда Рәис Нәгыймов исеме халык күңеленнән җуелмас.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса