Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Чернобыль АЭС авариясенә багышланган митинг узды

Куркыныч техноген катастрофа мизгеленнән инде 35 ел узды. 

Чара Хәтер мәйданында узды. Биредә ЧАЭС авариясен бетерүдә катнашучылар, ликвидаторларның тол хатыннары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре җыелды. Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тарихи хәтернең мөһимлеген билгеләп үтте һәм авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде:

- Реактор җимерелгәч, героик гамәлләр эшләнде. Алар безне тагын да куркынычрак нәтиҗәдән саклап калды, әмма, кызганычка каршы, кеше гомере, күп санда кешеләрнең сәламәтлеге бәрабәренә. Техник прогресс алга барырга тиеш, әмма бер генә очракта да кемнедер тормыштан мәхрүм итү бәрабәренә түгел. Һәлакәт нәтиҗәләрен юкка чыгаручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бу батырлык онытылмый.

Районның гражданнар яклау идарәсе җитәкчесе Валерий Грезнев ликвидаторларга һәм толларга ярдәм, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

- Мондый һәлакәтне бары атом-төш коралы куллану белән генә чагыштырырга була. Украина, Белоруссия һәм Россия зур зыян күрде. 600 меңнән артык ирекле кеше аны бетерүдә катнашты. Илебезнең һәр шәһәрендә 26 апрельдә истәлекле митинглар уза. Сезнең батырлык һәм патриотизмыгыз аркасында хәзер хәл нормальләште. Һәрберегезгә сәламәтлек телибез! Толларга-сабырлык телибез.

Митингта Татарстанның " Чернобыль» инвалидлар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе рәисе Роберт Никитин да чыгыш ясады:

- 35 ел үтте, әмма һәлакәт кайтавазы һаман да тарала. Әлмәттән Чернобыльгә ике йөзгә якын кеше озатылган. Хәзер 90 гына исән калган. Аларның күбесы авырый, авыр хәлдә. Бу куркыныч. Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау идарәләренә рәхмәт, алар, чыннан да, безгә барлык мәсьәләләрдә ярдәм итәләр. Әмма бу вакыйга турында һәм зыян күрүчеләр турында ешрак искә алсыннар иде. Шулай ук һәйкәлне төзекләндерүдә ярдәм сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәсе килә.

Чыгышлардан соң тантаналы бүләкләү булды, ә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг ЧАЭС авариясен ликвидацияләүдә катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса