Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашучылар халык белән очрашуларга чыкты

Алдан тавыш бирү үзе 2021 елның 24 маеннан 30 ына кадәр онлайн формада, ә 30 майда санау участокларында үткәрелер дип көтелә.

21 апрельдә Яшьләр үзәгендә сайлаучылар белән чираттагы җанлы әңгәмә узды. Анда Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» ҖЧҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, «Татнефть» ААҖнең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры - генераль директор урынбасары Азат Ягафаров, шәхси эшмәкәр Рамил Исхаков, Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» әгъзасы Дмитрий Вәлиев, Уфа дәүләт техник нефть университетының дүртенче курс студенты, Мәмәт авыл җирлеге Советы депутаты Тимур Хәернасовлар катнашты.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов нефтьчеләр шәһәренең төзеклегенә соклануын белдерде һәм үз тәэсирләре белән уртаклашты. Нефтьчеләрнең шәһәр мохитын үстерүгә гаять зур өлеш кертүен ассызыклап, ул бүгенге көндә авыл торак пунктларының да ярдәмгә мохтаҗ булуын шәрехләде. «Авыл - дәүләтнең нигезе, әмма соңгы елларда аңа юкка чыгу куркынычы яный. Әйе, бүген авыл халкына ярдәм итү мөмкинлеге бирә торган программалар бар, әмма алар аз, бу гына җитәрлек түгел», - дип белдерде чыгыш ясаучы. Камил Камалович шулай ук авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать продукциясенә бәяләрнең дөрес куелмавын билгеләп үтте, авыл халкы өчен салымнарны яңадан карау, авыл торак пунктларында яшәүчеләрнең социаль һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә төгәллек булдыру зарурлыгын да бәян итте. Бу мәсьәләләрне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә һәм хәл итәргә кирәк, дип белдерде ул.

Торак пунктларны төзекләндерү, төбәктә эшлекле активлыкка ярдәм итү - «Татнефть» ААҖнең Мәскәү шәһәрендәге вәкиллеге директоры - генераль директор урынбасары Азат Ягафаров чыгышының төп темалары әнә шулар булды. Ул салымнарны җирле үзидарә, төбәк бюджеты һәм федераль үзәк арасында бүлү механизмнарын камилләштерү кирәклеген белдерде. «Хәзер салымнарны бүлүдә берникадәр тайпылыш күзәтелә: алар күбрәк башкалага китә һәм төбәкләрдә азрак кала. Чынында исә бөтен ил икътисадының нигезе төбәкләр бит», - дип билгеләп үтте Азат Фердинандович.

Шәхси эшмәкәр Рамил Исхаков кече шәһәрләрне үстерүгә, тотрыклы эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга игътибарны юнәлтте. Очрашуда

катнашучы яшьләр үсеп килүче буынга сәяси, патриотик һәм идеологик тәрбия бирүгә үз карашлары белән уртаклаштылар.

Очрашу барышында республикабызда менә инде берничә ел дәвамында тормышка ашырылып килүче «Безнең ишегалды» һәм «Уңайлы шәһәр мохиты формалаштыру» программалары турында аерым фикер алышу булды. Очрашуны алып баручы - шәһәр Советының «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев 26 апрельдән парклар һәм ишегалларын төзекләндерү буенча тавыш бирү башланачагын искәртеп үтте. Иң күп тавыш җыйган территорияләр киләсе елның төзекләндерү программасына беренче булып кертеләчәк, диде ул.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса