Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 21 апрельдә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Әлмәт муниципаль районының барлык хезмәтләре - Совет һәм башкарма комитеты, палаталар, идарәләр, авыл җирлекләре, муниципаль учреждение һәм предприятиеләр, депутатлар, нефтьчеләр белән бергә шәһәр, районда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә бурычларны үти алалар.

 

21 апрельдә  Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренең эш көне кызык башланды - эш урыннарына кергәндә алар өчен фотозона оештырылды, ә аскорбин кислотасы рәвешендәге кечкенә сюрпризлар һәркемгә сәламәтлекне саклауның нәтиҗәле эш өчен мөһимлеген  искәрттеләр.

 

Аннары бәйрәм чарасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр өчен коммуникация һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә, җайлаша белүгә, шулай ук уртак карарлар кабул итүгә сәләтләрне ныгытуга юнәлдерелгән интеллектуаль квест оештырылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса