Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт хатын-кызлар берлеге” иҗтимагый оешмасына яңа җитәкче сайладылар

Анда 242 делегат катнашты, алар арасында Азнакай, Баулы, Зәй, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Мөслим районнарының “Татарстан хатын-кызлары” оешмалары җитәкчеләре дә бар иде.

“Әлмәт хатын-кызлар берлеге” иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый берләшмәсе рәисе Зилә Вәлиева һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Конференция барышында оешманың рәисен, Президиумын, төп составын яңадан сайлау булды. Аның рәисе итеп район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова сайланды. Моңа кадәр җирле хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмәт музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева иде.

2016 елдан 2021 елга кадәр иҗтимагый оешманың эше турындагы доклад белән Әлмәт музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева чыгыш ясады.

“Мама в духе” коворкинг-үзәге җитәкчесе Виктория Гатауллина декрет ялында хатын-кызларның мәшгульлеге проблемалары турында сөйләде. Әлеге проект 2017 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла, ул хатын-кызларга һәр яклап квалификацияле ярдәм күрсәтә.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса