Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы булды

Узган елда Әлмәт муниципаль районы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә һәм оешмаларда 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 6сы җитештерү, 3се үлем белән тәмамланган, 3се һөнәри авырулар белән бәйле.

Чара җитештерү травматизмын, һөнәри авыруларны кисәтү һәм булдырмау, минимальләштерү максатыннан уздырылды.

Барлык бәхетсезлек очракларының сәбәбе - вазифаи затлар һәм эшләрне башкаручы хезмәткәрләр тарафыннан эш башкарганда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү.

Якын арада РФ Хезмәт кодексының “хезмәтне саклау” 10 бүлегенең төзәтмәләр белән законлы көченә керүе планлаштырыла. Аңа һөнәри рискларны бәяләү һәр оешмада үткәрелергә тиеш дигән таләп кертеләчәк. Өстәмә рәвештә Хезмәт Кодексында микротравмаларны исәпкә алу буенча эш бирүче вазифаларын беркетү планлаштырыла.

 

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы Фидаил Хаернасов Координация советы әгъзаларын хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне активлаштырырга һәм камилләштерергә, шул рәвешле хезмәт куркынычсызлыгының заманча алымнарын тәэмин итәргә, хезмәткәрләр өчен сәламәт хезмәт шартлары тудырырга, җитештерү культурасын һәм тормыш сыйфатын күтәрергә, шулай ук үз сәламәтлегеңә җаваплы карарга чакырды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса