Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә машиналар өчен парковка урыннары артырмы?

«Безнең ишегалды» программасы кураторы Венера Камалова әлмәтлеләрнең парковка урыннары санын арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итүен хәбәр итте.

«Без парковка урыннарын арттырырбыз дип вәгъдә итмибез. Кайбер очракларда халыкка хәтта без аларны киметкәнбез кебек тоелырга да мөмкин, чөнки вәзгыять шундый ки, алар автомобильләрен яшел зоналарда калдыра. Ул чакта без яңа катлам, яңа тротуарлар булдырабыз, шактый югары бордюрлар куябыз", - дип әйтте ул.

Камалова билгеләп үткәнчә, программаның төп приоритеты – җәяүлеләр һәм аларның куркынычсызлыгы. Машина йөртүчеләр өчен, нигездә, парковка урыннарын тәртипкә салачаклар, машиналар өчен махсус «кесәләр» булдырачаклар. Моның хисабына парковка урыннары саны артырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса