Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 9 майга багышланган чаралар яңа форматта узачак

Быел “Үлемсез полк” акциясе узачак.

Әлмәттә 9 майга бәйрәм чаралары “Татнефть” һәм спонсорлар ярдәмендә  үткәрү планлаштырыла. Бу хакта инстаграмдагы туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Узган ел шәһәрдә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары коронавирус пандемиясе аркасында үткәрелмәде. Быел чара узачак, әмма башка форматта.

"Без трибуналар төзү форматыннан китәргә булдык. Бәйрәм Ленин урамы территориясендә узачак. Яшьләр үзәгеннән Ленин мәйданына кадәр төрле нокталар оештырылачак”,– диде Тимур Нагуманов.

Парад быел бераз башка форматта оештырылачак. Балалар йөреше форматын калдырырга карар кылынган, әмма парадның башка форматлары үткәрелмәячәк һәм трибуналарда халык та күпләп җыелмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса