Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә чит ил кунаклары килде

15 апрельдә Татарстанның нефть башкаласына Кения, Уганда һәм Зимбабве бәйсез дәүләтләренең илчеләре җитәкчелегендәге делегация килде.

Республика белән танышу программасы кысаларында чит ил кунаклары Татарстанның берничә шәһәренә сәяхәт итәләр, алар арасында Әлмәт тә бар.

Кунакларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы каршы алды. Очрашу барышында Тимур Нагуманов чит ил дәүләтләре вәкилләрен нефть шәһәренең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләрнең югары роле турында сөйләде.

«Әлеге очрашу алга таба үсеш һәм хезмәттәшлеккә ярдәм итәр дип өметләнәбез», - дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы.

Җавап сүзендә Кения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Е. П. Бенсон Х. О. Огуту җылы кабул итүләре һәм шәһәр белән танышу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу Ленин урамы буенча экскурсия белән дәвам итте, анда кунаклар Go Bike велосипедларында йөрделәр һәм «Әлмәт» иҗтимагый үзәге белән таныштылар.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса