Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юлларында чокырларны ямау эшләре май башында тәмамланачак

Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне шәһәрнең йөрү өлешләрендә һәм велоюллардагы проблемаларны мониторинглауга кушылырга чакырды. Алар турында Әлмәтнең автомобиль юллары идарәсе инстаграмына яки диспетчерлык хезмәтенә 8(8553)30-00-57  шалтыратып, хәбәр итәргә мөмкин.

13 апрельдә шәһәр автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Илсур Сәлимгәрәев Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмы аккаунтындагы туры эфирда шәһәр юлларында эшләр барышы турында сөйләде.

 

Ул хәбәр иткәнчә, чокырларны ремонтлау март уртасыннан башланган. Бүгенге көндә чокырларны ямау ярдәмендә 500 квадрат метрга якын авария хәлендәге участоклар юкка чыгарылган. Эшләрнең төп өлешен 5 майга тәмамлау планлаштырыла.

 

 

Фото: Әлмәт автомобиль юллары идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса