Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Эш бирүче көне” узды

1 апрель көнне Әлмәт шәһәренең “Россия эше” кадрлар үзәгендә “КАМАЗ” катнашында “Эш бирүче көне” узды.

Өченче кат фойесында эшсез һәм эш эзләүче гражданнарның предприятиенең кадрлар хезмәте белән очрашуы оештырылган иде. Чарада катнашучылар тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. «КАМАЗ»ның кадрлар хезмәте вәкиле чарада катнашучыларга эш шартлары, кандидатураларга карата таләпләр турында сөйләде.

 

Эш бирүче түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: автомат линияләрне һәм агрегат станокларын көйләүче, монтаж-төзелеш эшләре слесаре, технологик җиһаз буенча слесарь-ремонтник, токарь, фрезеровщик, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һ. б.

 

Эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга 38 юнәлеш бирелгән, аларның 16сы эш бирүче тарафыннан каралып, өстәмә әңгәмәгә инде оешманың үзенә чакырылган. Чарада барлыгы 38 кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса