Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татнефть” Казахстанда каучук комплексы төзелешен башлады

Шушы көннәрдә Саранда автомобиль шиналары чыгару буенча «Татнефть» һәм «Аллюр» төркеменең уртак предприятиесе төзелеше башланды.

«Татнефть» һәм «КазМунайГаз» компанияләре җитәкчеләре Казахстанда бутадиен каучуклары һәм изобутан чыгару буенча комплекс төзү турында килешүгә кул куйдылар. Документка 5 апрельдә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин барында имза салынды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

"2025 елга кадәр төзеләчәк заводның куәте 186 мең тонна бутадиен каучук һәм 170 мең тонна изобутан тәшкил итәчәк. Заводта 400 кеше эшләячәк", - диде Галимова.

 

Кул кую тантанасы барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан каучук җитештерү өчен кыйммәтле чималга ия, бу юнәлештә актив уртак эш алып барырга кирәк. Шулай ук «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм Казахстан Республикасының индустрия һәм инфраструктура үсеше министры Бейбут Атамкулов битум җитештерү заводын төзү буенча ниятләр турындагы Меморандумга кул куйдылар.

 

Проектка инвестицияләр 284 млн. доллар тәшкил итәчәк. Завод төзелешен 2022 елда тәмамларга планлаштыралар. Тулы көченә эшли башлагач,  ул 3 млн җиңел шина һәм 500 мең тоташ металлокордлы шина җитештерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса