Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат боткасы пешерер чак

Менә тагын язлар килде. 18 яшен тутырган егетләргә якыннары, туган-тумачасы, дус-ишләре белән саубуллашып, армия сафларына алыныр чак җитте.

Элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Армиядә егетләр физик һәм рухи яктан ныгый, тәҗрибә туплый.

Быелгы язгы чакырылыш та, һәрвакыттагыча, 1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр, төп-төгәл 106 көн дәвам итә. Әлеге вакыт дәвамында 200 дән артык әлмәтле армия сафларына алыначак. 11 егет контракт килешүе төзегән. Фәнни һәм спорт роталарын туплау эше дә дәвам итә. 3 әлмәтле фәнни ротада хезмәт итәргә теләк белдергән. Бу турыда Әлмәтнең баш хәрби комиссары Ришат Сабиров хәбәр итте. Хәрби чакырылыш вакытында коронавируска каршы булган санитар-эпидемиологик таләпләр катгый куелган. Барлык егетләр дә медицина тикшерүе уза. Казандагы җыелма пунктка юл алыр алдыннан транспортларга дезинфекция ясалачак, дип белдерде Ришат Раинович.

Хәрби хисапта тору – ул гражданнарның законлы бурычы. Беренче чакыруны алганнан соң хәрби комиссариатка килмәү административ хокук бозу санала, шул рәвешле хәрби хезмәткә чакырылучыны штраф көтә. Әгәр ул икенче чакыруга да игътибарсыз кала икән, җинаять җаваплылыгы башлана. Җәза – иректән мәхрүм итүгә кадәр. Кагыйдә буларак, җинаять эше ешрак туктатыла, чөнки бу этапта чакырылучылар үз гаепләрен таный һәм хәрби хезмәткә үз ирекләре белән китәргә карар кыла. Шулай да Әлмәт җирлегендә бүгенге көндә 76 кеше хәрби хезмәттән качып йөри икән әле. Хәзерге вакытта аларның яшәү, уку һәм эшләү урыннарын ачыклау буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте комиссар. Әлеге уңайдан 19 административ эш каралган. 7 кеше штрафка тартылган, 12 се кисәтү белән котылып калган. Тикшерү комитетына җинаять эше кузгату өчен язгы чакырылыш буенча 10, ә көзге чакырылыш буенча 11 материал тапшырылган булган. Мондый күңелсезлекләр егетләрнең киләчәгенә киртә булырга мөмкин. Бу турыда аларның әти-әниләре дә белеп торырга тиеш. Нәрсә генә дисәң дә, мөстәкыйль тормыш мәктәбен узу һәр ир-атның изге бурычы икәнлеген онытырга ярамый.

Сүз дә юк, кайда гына, нинди генә яхшы хезмәт итү шартлары тудырылмасын, гаилә газиз баласы өчен кайгыра, ут йотып тора. Шуңа күрә дә әлеге уңайдан Татарстанда кайнар линия дә эшли башлаячак. Әлмәтлеләр булган барлык сорауларын шунда юллый ала.

 

Шалтыратулар 2 апрель көнне сәг.9.00 дән алып 16.00 сәг. кадәр +7 (843) 236-00-71 телефоны буенча кабул ителә. WhatsApp номеры: +7 (939) 345-37-50.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса