Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүче «Игелек бүләк ит» фонды эшли

Киемнәргә - икенче тормыш.

Әмма фонд эшчәнлеге моның белән генә чикләнми.

Фонд директоры Гөлнара Әюпова сүзләренә караганда, шәһәребездә изге йөрәкле кешеләр аз түгел. Хәйриячелеккә эшмәкәрләр дә, төрле оешма-предприятие җитәкчеләре дә, гади әлмәтлеләр дә теләп кушыла. Волонтерлар беренче кирәк-ярак әйберләре, өс киемнәре җыюны оештырып, аларны күпбалалы гаиләләргә, ялгызы гына бала тәрбияләүчеләргә, пенсионерларга өләшәләр. Картлар һәм инвалидлар йортлары да, әниләре баш тарткан сабыйлар да ярдәмнән читтә калмый.

- Һәркайсыбызның шкафында кияргә ярардай, әмма инде беркая да киеп барырга теләмәгән әйберләр тик ятадыр. Аларны кемдер кияргә мөмкин бит. Безгә сатып алынганнан соң бер тапкыр да киелмәгән, хәтта биркалары да өзелмәгән киемнәр дә китерәләр. Ул гына да түгел, кибеткә махсус барып, мохтаҗлар өчен кием-салым сатып алып китерүчеләр дә бар, - дип сөйли Гөлнара Робертовна.

Фонд җитәкчесе сөйләвенә караганда, үзләренә кирәкле кием сайлап алырга килүчеләр аз түгел, мохтаҗ кешеләр җитәрлек.

- Шунысы да бар, хәзер алар өчен тулы бер образлар әзерлибез. Безгә бу эштә яңа гына эшли башлаган стилист Лилия Сафиуллина ярдәм итә. Ул куллануда булган киемнәрне категорияләргә һәм үлчәмнәре буенча бүлә. Баксаң, күп әйберләргә икенче тормыш бирергә була икән. Моның өчен нәрсәнедер ямарга, кай-сында кирәксез аксессуарны алып ташларга, каядыр, киресенчә, кызыклы гына әйбер өстәргә була. Шулай итеп, көндәлектә кияргә менә дигән кием барлыкка килә. Аларны алырга безгә тулы бер авыллары белән киләләр. Бу юнәлешне алга таба да үстерәсе килә, тик бер кыенлык бар - иркен бина җитми. Кысан офиста киемнәрне сортларга аеру, җәеп карау, җыеп кую читенрәк, - дип фикерләре белән уртаклаша Гөлнара Әюпова.

 

«Игелек бүләк ит» фондының куллануда булган киемнәрне җыю һәм тарату урыны Гафиятуллин урамы, 28 адресы буенча 18 нче мәктәп территориясендә урнашкан (зәңгәр ишек).

Һәр пәнҗешәмбе 10.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр мохтаҗлар бирегә килеп үзләренә кием-салым сайлый ала (үзең белән сумка яки пакет алып килергә). Киемнәр тапшырырга теләүчеләр дә шушы ук көнне килсә ярый. Алдан 8-987-221-87-28 телефоны яки Инстаграмда @daridobro_almet аша хәбәрләшергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса