Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең Гиннессның рекордлар китабына кертелгән имамы 110 чакрым йөгерәчәк

Аның маршруты Мамадыш районының Соколка авылыннан башлана.

Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан 27 мартта Татарстанның Әлмәт районы Салкын Алан авылы имамы Илдус Маликов дуслары белән бергә 110 чакрым дистанциягә йөгерәчәк.

Маликовка хәзер — 63 яшь. Аның белән Татарстан Аксакаллар шурасының Карабаш бүлеге җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтов һәм әлеге оешманың Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Васил Камалов та йөгерәчәк. Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде, ул аларның өлкән яшьтә булуына да игътибар юнәлтте.

«Әлеге чара шулай ук сәламәт яшәү рәвеше белән дә бәйле. Өлкән яшьтә булуга да карамастан, алар бер тәүлектә йөз чакрымлы дистанциягә йөгерәчәк. Бу сәламәт яшәү рәвеше алып барган очракта шушы яшьтә дә шундый араны йөгереп үтеп булуы хакында сөйли», — дип искәртте Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса