Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә каникуллар вакытында 14-18 яшьлек үсмерләрне эшкә урнаштырачаклар

26 мартта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне өстенлекле эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча эш бирүчеләр белән очрашу булып узды.

Әлмәт мәшгульлек хезмәте директоры Минсәгыйт Насертдинов үз чыгышында халыкны эш белән тәэмин итү авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләргә матди ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыруны тәэмин итә, шулай ук хезмәткә намуслы мөнәсәбәт, эшче һөнәрләргә хөрмәт тәрбияли, хезмәт күнекмәләре алырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

 

Шулай ук социаль контракт кысаларында эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Түбән хезмәт хакы булган вакансияләр эш эзләүчеләрне кызыксындырмый. Шуңа күрә эш бирүчеләргә яңа эшкә урнашучыларга социаль контракт нигезендә (хезмәт хакына өстәмә 10 294 сум) дәүләт социаль ярдәмен алу мөмкинлеге турында җиткереп, гражданнарны эшкә урнашуга этәрергә тәкъдим ителде.

 

Әлмәт шәһәренең “Россия эше” кадрлар үзәге хезмәткәрләре шулай ук эш бирүчеләргә эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда субсидияләү турында мәгълүмат җиткерделәр.

 

«Авыл хуҗалыгы – Первомайский» җитәкчесе Ринат Хәмдиев сүз алып, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән җәмәгать һәм вакытлыча эшләрне оештыру буенча хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул 2020 елда күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга субсидия алуы турында сөйләде һәм очрашуда катнашучыларга сөт фермасын мобиль җайланмадан онлайн мониторинглау мөмкинлеген күрсәтте.

 

Очрашуда Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең Сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлеге башлыгы Дамир Хәбибуллин, 14 оешма вәкилләре, шулай ук Әлмәт шәһәренең “Россия эше” кадрлар үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса