Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчачылык ширкәтләренең үсеш перспективалары һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә фикер алышачаклар

29 мартта гражданнарны кабул итүнең тематик атнасы старт ала.

Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең opriemnaya116 инстаграм-аккаунтында атна саен  “Татарстанда бакчачылык: теориядән практикага” туры эфиры узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Фикер алышуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Россия авылы» федераль партпроекты координаторы Марат Әхмәтов, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин, «Казан шәһәре Яңа Савин районының адвокатлар үзәге» адвокатлар коллегиясе рәисе Диләрә Фәхретдинова катнашачак. Эфир тәмамланганнан соң, 11.00 сәгатьтә экспертлар халыкны сәгатьләп тематик кабул итәчәкләр.

 

Шул ук көнне, 29 мартта, гариза бирүчеләр белән тематик онлайн-очрашуларны РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Радик Ильясов үткәрәчәк.

 

30 мартта сәгать 10.00 да җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бакчачылык һәм яшелчәчелек мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Ике сәгать дәвамында мөрәҗәгать итүчеләр сорауларын ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бакчачы йорты – гаилә терәге» төбәк проекты координаторы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Бакчачылар берлеге вәкилләре тикшерәчәк.

Сәгать 10.00 төшкә кадәр тематик кабул итүне РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев алып барачак.

 

31 мартта экспертлар opriemnaya116 туры эфирда җир кишәрлегенә хокукларны теркәүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. Эфир10.00 сәгатьтә башлана, аны РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе, Казан шәһәре Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты һәм «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы вәкилләре үткәрәчәк. Эфир тәмамланганнан соң экспертлар гариза бирүчеләрнең сорауларына тематик кабул итү барышында җавап бирәчәкләр.

 

1 апрельдә ZOOM конференциясе булачак, ул параллель инстаграм аккаунтында да узачак. Модератор - РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина. Фикер алышуда шулай ук ТР министрлыклары вәкилләре һәм Түбән Кама шәһәре бакчачылар ассоциациясе рәисе Илһам Булатов катнашачак.

Бу көнне бакчачылык һәм яшелчәчелек мәсьәләләре буенча тематик кабул итүне РФ сенаторы Геннадий Емельянов 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр үткәрәчәк.

 

Тематик атнаны 2 апрельдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин төгәлләячәк, ул республика халкы белән онлайн-очрашу уздырачак.

 

Бу атнада 29 марттан 2 апрельгә кадәр РФ Дәүләт Думасы депутатлары республика халкы өчен шәхси кабул итүләрүткәрәчәк:

29 март, 12.00-14.00-Ирек Богуславский

30 март, 12.00-13.00-Борис Менделевич

31 март, 10.00-11.00 – Морат Гаделшин

Тематик кабул итүләргә алдан язылу башланды.

Мөрәҗәгатьне калдырырга һәм өстәмә мәгълүматны 8 843 238 1000 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

 

Экспертларга сорауларны WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоны (“Минем депутат” порталы) һәм op@tatarstan.er.ru электрон почтасына калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса