Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 1 апрельдән гамәлдән чыгарылачак ташламалар аталды

Апрель аенда Россиядә коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак.

Аларның беренчесе - сигез яшькә кадәрге һәр балага бирелә торган 5 мең сум күләмендә яңа ел түләүләре. Халыкның күпчелеге аларны узган елның 25 декабренә алды инде. Бу хакта “Парламент газетасы” хәбәр итә.

Яше 65 узганнарга “больничный” кәгазе бүтән бирелмәячәк. Covid-19 аркасында алар күбрәк өйдә торырга тиеш иде.

Моннан тыш, Үзәк Банкның коронавирус вәзгыяте аркасында керемнәрнең бер өлешен югалткан россиялеләр өчен кредитларны реструктуризацияләүгә кагылышлы рекомендацияләре үз көчен югалтачак. Мондый гаризаларны физик затлар, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр 31 мартка кадәр бирә ала.

Эшсезләрне башка дәүләт хезмәтләре һәм «Работа в России» порталы аша онлайн терки алмаячаклар, шулай ук эш бирүчеләр онлайн документларны аларның кәгазь вариантлары булганда гына кабул итә, тапшыра алачак.

1 апрельдән Министрлар Кабинетының җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр, сәүдә челтәрләре белән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне киметү турында килешү төзү зарурлыгы турындагы карары үз көчен югалтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса