Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итүенә чакыралар

Кайнар линия телефоны буенча 8(800)350-44-72 гражданнарны кабул итү 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр башкарылачак.

24 мартта 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итүе булачак. Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша  24 мартка кадәр кабул ителә. 

Кабул итүне иҗтимагый контроль буенча Татарстан республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзалары, Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан республикасы Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре башкарачак.

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса