Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында 800дән артык пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиягә өстәмә акча ала

Татарстан республикасының Әлмәт шәһәрендәге пенсия фонды идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында эшләмәүче 800дән артык авыл кешесе озак вакытлы авыл стажы өчен өстәмә акча ала.

Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стаж булырга тиеш, авылда яшәргә кирәк һәм эшләмәү мөһим.


Пенсиягә “Авыл” өстәмәсе 1 511,12 сумны тәшкил итә, ягъни билгеләнгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. 


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарында әлеге өстәмәне нинди белгечлекләрдә эшләүчеләр алырга тиешлеге күрсәтелгән. Анда авыл хуҗалыгына – колхозларга, совхозларга, фермер хуҗалыкларына кагылышлы 500дән артык һөнәр бар. Безнең җирлеккә кагылышлылары – терлекчелек, үсемлекчелек, яшелчәчелек, игенчелек, орлыкчылык һәм башкалар... Әлеге өстәмә машина-трактор станцияләрендә, авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләүче хезмәткәрләр – инженерлар, мелиораторлар, энергетиклар һәм башка белгечләргә дә каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса