Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бакчачылар өчен консультация пункты ачылды

Әлмәт муниципаль районында «Россельхозцентр»ның Татарстан республикасы филиалы 19 мартта бакчачылар өчен консультация пункты ачты. Ул шәһәрнең Луговая урамы, 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Консультация пунктларында филиал белгечләре бакчачыларга югары сыйфатлы орлыклар, үсемлекләрне саклау чаралары, ашламалар һәм йорт яны участогы өчен тиешле товарлар сайларга, орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендә консультация хезмәтләре күрсәтәчәкләр. Шулай ук кирәк булганда яшелчә, җиләк-җимеш культураларына корткычларга һәм авыруларга диагностика үткәрәчәкләр, ачыкланган зарарлы объектларга каршы көрәш чараларын сайлаячаклар, туфракны, үсемлекләрне ничек дөрес итеп әзерләргә һәм алынган уңышны ничек сакларга кирәклеген аңлатачаклар, шулай ук әлмәтлеләрне кызыксындырган башка сорауларга җавап бирәчәкләр

Консультация пунктларында яшелчә һәм җиләк — җимеш культуралары буенча бакчачылар өчен  махсус эшләнгән белешмәләр, яшелчә культураларында була торган  корткычларны һәм авыруларны билгеләү буенча брошюралар һәм башка кулланмалар да сатылачак. 
Республика бакчачылары өчен рус һәм татар телләрендә басылып чыккан махсус әдәбият бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса