Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәйдә һәйкәлгә ут төрткәннәрне эзләп тапканнар

Аларның иң кечесенә — 9 яшь, зурысына — 11 яшь.

Полиция хезмәткәрләре Зәйдә һәйкәлгә ут төртүдә шикләнелгән яшүсмерләрне тапкан.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, ут төртүдә шикләнелгән балаларны эзләп табу максатыннан полиция хезмәткәрләре Зәй мәктәпләрен йөреп чыккан..

«Татар-информ» кичә Зәйдә Җиңү бульварындагы «Азат итүче сугышчы» һәйкәле януын хәбәр иткән иде. Янгын дүрт яшүсмернең ут белән уйнавы аркасында килеп чыккан. Ут төртү мизгеле видеога эләккән.

Әлеге факт буенча «Хәрби һәйкәлләрне юкка чыгару» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса