Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында язгы ташуга әзерлек башланды

16 мартта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрнең оператив-ашыгыч хезмәтләре белән киңәшмә үткәргән.

Бу хакта ул үзенең инстаграмында туры эфир вакытында хәбәр итте.


Район башлыгының турыдан-туры эфирында Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сыраев булды, ул ай дәвамында районда язгы ташкынга әзерлек кысаларында планлы чаралар үткәреләчәге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, язгы ташу ихтималы зур булган урыннарда, аерым алганда, Тайсуган, Тихоновка һәм Иске Әлмәт микрорайоннарында урнашкан шәхси йортларда яшәүчеләргә йорт эчендәге территорияләрне һәм йортларның түбәләрен вакытында кардан арындырырга кирәк. Шулай ук су агып торучы торбаларны чистартуга аерым игътибар бирелергә тиеш.


Шәһәр һәм район халкына су басу булса, нишләргә кирәклеге турында хәбәр иттеләр.


Әлмәт районында йортларын су баскан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты эшли. Йортларын су баскан очракта, башка кунар җире булмаган әлмәтлеләр шунда туктала алачак.


Сыраев, су басканда, өйдән чыгып китү өчен, кирәкле документларны һәм әйберләрне алдан әзерләп куярга киңәш итә.


Мондый хәл булса, 101 оператив-коткару хезмәте номерына шалтыратырга һәм бу хакта хәбәр итәргә кирәк.


Карабаш сусаклагычында су дәрәҗәсенең минималь чиккә җитүе билгеләп үтелде, инде хәзер үк су Дала Зәе елгасына агызылган. Сусаклагыч 22 млн куб су кабул итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса