Көзләрдә дә язлар кабатлана...
Клара Булатова исеме татар әдәбиятында гына түгел, татар дөньясында да шактый билгеле.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Хәсән Туфанның яшел каләменнән илһам алган чичән шагыйрә шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек күркәм бәйрәмен каршылый.
Иҗат тәҗрибәсе генә түгел, шактый зурдан булган тормыш йөген укучылары белән уртаклашуын үтенеп, без аңа мөрәҗәгать иткән идек. Шагыйрә бик теләп риза булды.
- Клара апа, соңгы елларда «татар теле язмышы» бөтен татар дөньясын шаулатты. Бу вакыйгаларга карата сезнең мөнәсәбәтегез ничегрәк?
- Татар теле - ана теле, ана теле - Тукай теле булып яңгыраган илдә яшибез икән, татар теле иң беренче булып сакланырга тиеш. Мин шул туган телемдә ике аягыма нык басып сөйләшергә хаклы. Бүген туган телне хөрмәт итә торган җитәкчеләр кирәк безгә. Балык башыннан черемәс өчен.
- Башкаладан читтә яшәп иҗат итүнең нинди уңай һәм уңайсыз якларын әйтер идегез?
- Казандагы егетләр үзләреннән сәләтлерәк һәм терерәк булган кешене өнәп бетерми. Әгәр мин Казанда булсам, аларга гел дә рәхәт булмас иде. Утраудагы утарда яшәвемнең уңай ягы иремә бәйләнгән. Чөнки хатын-кыз эшен дә, ир-ат эшен дә ул башкармаса, мин яши дә, иҗат итә дә алмас идем.
- Үткәннәрне искә алганда, гадәттә, өлкән әдипләр яшьләргә хәерхаһлы булды, дияргә яраталар. Ә бүгенге өлкән әдипләр шул традицияне дәвам итә дип әйтә аласызмы?
- Әлеге традицияләрне дәвам итүчеләр дә бар, бозучылар да бар. Без килгәндә Туфаннар, Габдрахман Әпсәләмовлар, Ибраһим Газилар бар иде. Алар безне, яшь язучыларны, үзләренә тиң булмаган очракта да туганнары кебек кабул иттеләр. Ә бүген бу сирәк. Бүген һәркем үз-үзен генә кайгырта кебек тоела миңа.
- Иҗатыгыз тиешле бәясен алды дип саныйсызмы?
- Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән өч китапның берсе генә дә хөкүмәт акчасына чыгарылмады. Мин аларны акча түләп чыгардым. Ә бит ул китапларда Кырым татарлары язмышы да, үз милләтебезне борчыган мәсьәләләр дә, сәясәт тә бар. Бөтен иҗатымны, хезмә-темне бер җепкә тезеп караганда, тиешле бәясен алып бетермәде дип саныйм.
- Дөреслекнең барлыгын берәү дә инкарь итми. Тик бүгенге заманда аны эзләүнең мәгънәсе бармы?
- Өметләнәбез, өметсез шайтан гына дибез. Шуңа күрә дөреслекне эзләргә түгел, тапканын сакларга кирәк.
- Дөреслек бит ул эзләмичә табылмый.
- Димәк, эзләп табарга, табылганын сакларга кирәк.
- Иҗат кешеләре, гадәттә, күктә оча, дигән фикер яши. Ә сезгә карап бер дә алай әйтеп булмый. Чөнки мин белгән Клара Булатова матди якны да кулдан ычкындыра торган түгел. Бу заман таләбеме, әллә тумыштан килгән сыйфатыгызмы?
- Матди бөтенлеккә омтылам мин хәзер. Үзем өчен түгел. Әнә кечкенә генә бер шигырьдә әйтелгән.
Өч китапмы, биш китапмы -
Үзем барда сатыла.
Оныкларым ишәя бит -
Сатам шулар хакына.
- Күп кенә «исемле» шәхесләр 70-80 яшькә җиткәч үз фикерләрен әйтә башлыйлар, тәнкыйть итәләр. Бер сүз белән әйткәндә, «батыраеп китәләр». Тик ул шәхесләрнең күбесе көчле, егәрле чагында дәшми торган. Сез моны ничек аңлатыр идегез?
- Мин һәрвакыт дәштем. Һәм һәрвакыт дәшкәнне кире кактылар. Ә мин яңадан килеп дәштем. Олыгайганны көттем ни өчен, чөнки минем тавышланып йөрергә вакытым булмады бит.
- Сез усалмы, хәйләкәрме?
- Мин усал.
… Явыз дисәләр дә баш тартмыйм.
Аш атканга әле таш атмыйм да,
Таш атсалар инде аш атмыйм.
- Кеше җаны серле сандык. Анда ниләр ятуы күпләргә билгесез. Сезнең ирегездән, балаларыгыз, укучыларыгыздан яшерен серегез бармы?
- Сандыгы бар, сере юк. Сандык киереп ачылган, каерып түгел. Сере юк аның. Чөнки минем беркайчан да укучыларымнан яшерер серем булмады. Иремнән яшерен серем дә юк.
- Үткәннең бер көнен кайтару мөмкинлеге бирелсә, ул көн нинди булыр иде?
- Үткәннәргә кайтыр идем димим,
Үткәннәре инде үтелгән.
Әмма тормыш аермасын иде,
Түм-түгәрәк шушы бу көннән.
Бик матур бит дөнья!
- Амин, Клара апа! Килгән язларга, киләсе җәйләргә, көзләр, кышларга куанып, якыннарыгызның, укучыларыгызның җылысын тоеп иҗат итәргә язсын.
Клара Булатова турында кызыклы фактлар
Беренче китабына «Язлар алда» (1967) дигән исемне шагыйрь Сибгат Хәким тәкъдим итә.
Клара Булатова Хәсән Туфан белән беренче тапкыр 1957 елда очраша.
Үзенең иң тәүге укытучысы дип әнисен саный.
Остазлары итеп Тукай, Такташ, Туфанны күрсәтә.
Шагыйрәнең «Дөнья тар» шигырен 1981 елда халыкка радио аша «Голос Америки» ишеттерә.
Клара Булатова өчен 7 саны иң серле сан булып тора.
Басмага әзерләгән җыентыгын сүтеп, андагы Кырым татарлары язмышына багышланган шигырьне алганнан соң, Клара Булатова Идел ярына утырып ярты сәгатьтә «Сиңа кайтам» әсәрен яза һәм китабын нәшриятка тапшыра.
Казан дәүләт университетын тәмамлаганда С. Хәким иҗатына багышланган диплом эшен шигырь белән яза. Тик комиссия яклатмау сәбәпле, эшен прозага күчерергә мәҗбүр була.
К. Булатованың бер ире, бер улы, дүрт оныгы, бер оныкчыгы бар.
Бөтен иҗатын яттан белгәнгә, шагыйрь Х. Туфан аңа «магнитофон» дип дәшә.
Туфан өчен ул Тәнәкә булып яши.
2018 елда шагыйрәнең рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен космостан укыйлар.
Шагыйрәнең оныгы һәм әбисе Гайшә исемен йөртәләр.
Улына Марс исемен ире Нәфис куша.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа