Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәшгульлеккә заманча караш

Калабызның мәшгульлек үзәге зур үзгәрешләр алдында тора.

«Демография» милли проекты составына кергән «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итүне нәтиҗәле һәм җайлы заманча калыпларга салып башкару әлеге службаның төп максаты булып тора.

Үзәкне модерниза-цияләү инде 2020 елны башланып киткән һәм быел да дәвам итә. Үзгәртеп кору эшләре «Россиядә эш» кадрлар үзәге бренды астында тормышка ашырыла.

Әлмәтнең мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов җирле матбугат чаралары вәкилләре белән оештырылган пресс-тур барышында шул турыда сөйләде. Җитәкче билгеләп уз-ганча, үзәкнең яңа модельдәге эшчәнлеге 2025 елга кадәр бердәм таләпләр нигезендә эшсезлекне киметүгә, халыкка профессиональ мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк куллана алуга, эш белән тәэмин итүчеләрнең кадрларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта бренд-бук нигезендә мәшгульлек үзәгенең рәсми сайты, Инстаграмдагы аккаунты үзгәртелгән, бинаның интерьер һәм экстерьер дизайн-проекты эшләнгән, фасад һәм алтакталар монтажланган.

Беренче катны тулысы белән зур үзгәрешләр көтә. Биредә халыкны кабул итү, администратор зоналары, цифрлы сервислар секторы, конференцияләр залы һ.б. зоналар заманча төс алачак.

- Җиһазлар сатып алынган. Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дә яңа мөмкинлекләр ачылачак. Әлеге уңайдан партнерлар белән килешүләр төзелгән. Планнар зурдан, алда безне яңа заманча эшчәнлек көтә, - диде Минсәгыйть Насертдинов.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса